Ел саен, 3 сентябрьдә, Россия террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнен билгеләп үтә. Бу 2004 елның сентябрендә Бесланда бөтен илне һәм бөтен дөньяны тетрәндергән фаҗигале вакыйгалар истәлегенә билгеләнгән матәм датасы. Ул хәзерге кешелекнең иң бөек бәла — казаларының берсе-халыкара террорчылыкка каршы көрәшнең мөһимлеген ассызыклый. Россия өчен бу көн кайгы көне булды, ә дата Россия Федерациясе Президенты Указы белән террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне дип игълан ителде.
Бүген, 2025 елның 3 сентябрендә, «Х.һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенен» укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы укучылары өчен “Без террорга каршы!” темасына дәрес - әңгәмә үткәрделәр.
Чараның төп максаты - уяулык күрсәтү зарурлыгына игътибарны юнәлтү, теракт шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән танышу, толерантлык, ватанпәрвәрлек, Ватанга хөрмәт формалаштыру.
Балаларга терроризмның нәрсә булуы, террорчыларның кем булуы турында сөйләнде. Әңгәмә барышында терроризмның кешелекнең глобаль проблемасына әверелүе, аның чагылышларына массакүләм кеше корбаннары китерүе һәм авыр физик һәм психологик җәрәхәтләр китерүе турында барды. Бергәләп, соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшердек. Конкрет мисалларда берничә хәлне ачыкладык.
Дәрес беткәч, сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раефовна, балалар белән бергә, террорчылык актлары янаганда үз-үзләрен тотышының төп кагыйдәләрен эшләделәр.
Әңгәмә азагында шундый нәтиҗәгә килделәр: хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр чаралары белән беррәттән террорчылыкка каршы нәтиҗәле көрәшнең иң мөһим факторы - һәрберебезнең терактларга каршы тора белү, бу куркыныч шартларында үзеңне дөрес тота белү.