Олы Арташ мәктәбендә 1 сентябрь - Белем көне күтәренке рухта узды. Йөзләр балкый,күзләрдә нур. 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз өчен бигрәк тә дулкынландыргыч булды.Аларга бүләк итеп китаплар,районыбыз башлыгы Рәис Нургалиевич исеменнән уку кирәк-яраклары тутырылган сумка тапшырылды.
Яңа уку елы һәркемгә шатлыклар,бары тик уңышлар гына китерсен.