1 нче сентябрьдә Мичән төп мәктәбендә Белем көне билгеләп үтелде. Яңа уку елында мәктәптә барлыгы 40 бала укыячак һәм тәрбияләнәчәк. Беренче сыйныфка 4 укучы керде. Укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны котларга Саба районы ветеринариянең баш табибы Ганиев Зөлфәт, РООдан методист Алия Накиповна М., авыл җирлеге башлыгы Гараев Айзат Ахматгалиевич килде. Алар укучыларга уңышлар, әти-әниләргә, укытучыларга сабырлык теләделәр. 1 нче сыйныфка керүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Укучылар чыгышы да әзерлекле үтте. Бәйрәм оешкан төстә үтте.