Тимершык урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Хаҗиева Диләрә Росмолодежь платформасының «Машук» XVI Бөтенроссия яшьләр форумында катнашты. Вакыйга Ставрополь өлкәсенең Пятигорск шәһәрендә «Машук» белем үзәгендә узды. Форум 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 2200 катнашучыны - педагогика, тәрбия һәм мәгариф өлкәсендәге профессионалларны, шулай ук Алдынгылар хәрәкәтенең яшь активистларын берләштерде.