Территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү процессы мөһим һәм җаваплы момент, ул һәрвакыт актуаль булып тора. Ул территориянең тышкы яктан җәлеп итүчән, эстетик күзлектән күренешен бизәүне күздә тота. Шуңа күрә участокның экологик чиста территориясен саклап калу бик мөһим. Оешма – предприятие ишегалларын матурлау, чәчәкләр утырту буенча эшләр май аенда башланып китә, чәчәклекләрне тәртиптә тоту җәй буена дәвам итә.