«Татарстанда җәй» проекты кысаларында

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

07 август көнне «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Иләбәр авылы клубы хезмәткәре һәм китапханә мөдире белән берлектә «Кич утырыйк, күршеләр» дигән мавыктыргыч чара уздырдылар. Әлеге чарада катнашучылар, 8 март урамы күршеләре, бергә җыелып кич утырдылар. Урамлап бүленгән күршеләр гармунга җырлар җырладылар, биеделәр, борынгы уеннар уйнадылар. Чара барышында өлкәннәр үзләренең яшьлекләрен искә төшерделәр, ә яшьләр әби-бабаларының гореф-гадәтләре белән таныштылар. Чарада катнашучыларның барысын да чәй һәм коймак белән сыйландылар. Чара тату, җылы шартларда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International