Граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2025 елның 26 августында Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә.
Документлар 2025 елның 26 августыннан 29 сентябренә кадәр (шул исәптән) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт. элемтә өчен телефон: (843) 567-80-99.
Сылтама буенча өстәмә мәгълүмат: https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm