Көз якынлаша, ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны сезонлы арта. Соңгысыннан иң нәтиҗәле яклау-вакцинация. Гриппка каршы прививкалар турындагы иң популяр сорауларга җаваплар җыйдык.
Вакцина мускул эченә ясала, бу вакытта тире аз гына зарарлана. Шуңа күрә дым эләгү бернинди дә күңелсез нәтиҗәләр китермәячәк. Әмма бассейнга һәм мунчага барудан берничә көнгә тыелып тору яхшырак. Шулай ук укол урынын каты мунчалалар белән кашырга һәм ышкырга ярамый.