Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

27 август көнне мәдәният йортында Саба муниципаль районы  мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды. Утырышның пленар өлешендә район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов, Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов, Татарстан Республикасы министрлыгы дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру бүлеге директоры Фәридә Зиннәт кызы Зәйнетдинова катнашты.

Мәгариф өлкәсендә ел саен уздырыла торган әлеге чарада башкарылган эшләргә йомгак ясала, киләсе уку елына бурычлар куела.

Август киңәшмәсе алдыннан кунаклар мәгариф учреждениеләре оештырган күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмәнең беренче өлеше Бөек  Җиңүнең 80 еллыгына багышланды, икенче өлешендә авторлык эшләнмәләре, шулай ук укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең дидактик материаллары тәкъдим ителде.

Чара барышында район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакиров Илфат Фоат улы лаеклы ялга китүче укытучыларны һәм быел районыбыз мәктәпләре укытучылар сафын тулыландыручы яшь мөгаллимнәрне, шулай ук, район, республика, россия дәрәҗәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән педагогларны хөрмәтләделәр.

Яңа уку елы яңа үрләргә һәм уңышларга бай булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International