"Яхшы кәеф дулкынында"

2025 елның 26 августы, сишәмбе

Түбән Симет авыл клубында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында ачык һавада чираттагы "Яхшы кәеф дулкынында" исемле урам концерты булды. Концертта Эзмә, Кызыл Мишә, Тимершык, Иске Мичән, Югары Симет авыл мәдәният йортлары һәм Пукал, Үтернәс, Кибәч авыл клублары хезмәткәрләре катнашты. Алар тамашачыларга күңел җырлары һәм матур кәеф бүләк иттеләр!

 Ә тамашачылар аларны көчле алкышлар белән бүләкләделәр, артистларга рәхмәт белдерделәр. Концерт бер сулышта узды һәм барлык катнашучыларга җәйге якты хисләр бүләк итте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International