Безнең табигатьнең иң матуры – чәчәкләр. Бу искиткеч матур үсемлек күзләрне иркәли, яхшы кәеф, шатлык, күңел күтәренкелеге бирә. Алар безне иртә яздан караңгы көзгә кадәр куандыра. "Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты" дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе үз территорияләрендә чәчәкләр үстереп, тырышлыкларын күрсәттеләр.