18нче август көнне Саба урта мәктәбе базасында Саба районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында “Хезмәт – киләчәккә күпер: актуаль күнекмәләр һәм укытуның заманча алымнары” дип исемләнгән технология укытучыларының секция утырышы булып узды. Утырыш барышында төп доклад белән Саба мәгариф идарәсе методисты Гайнуллина Л.Ф. чыгыш ясады; технология укытудагы актуаль мәсьәләләр буенча тәҗрибәле технология укытучыларының чыгышлары тыңланды, осталык дәресләре каралды, фикер алышулар булды.