«Гвардеец-2025» һәрби-патриотик ярышлар

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Пенза шәһәрендә «Гвардеец-2025» һәрби-патриотик ярышлар (сбор)  башланды. Катнашучыларның гомуми саны — 396 кеше, шул исәптән 360 яшь егет һәм 36 педагог.  

Бу чаранын төп максаты — яшьләрне патриотик тәрбияләү, хәрби хезмәткә әзерләү, яшь буынның сәламәтлеген ныгыту һәм шәхеснең иҗади потенциалын ачу. Өч атналык программа кысаларында катнашучылар төп хәрби фәннәр буенча теория һәм практика үтәчәк, шулай ук төрле конкурсларда һәм спорт ярышларында катнаша алачак.  

Мероприятиеләр кысаларында команда рухын һәм саклану осталыкларын камилләштерүгә ярдәм итүче һәрби-күнекмә ярышлары да уздырылачак.  

Татарстан Республикасын 9 кадет мәктәбеннән 20 кадет тәкъдим итә. Икшермэ кадет мәктәп интернатыннан Татарстан Республикасының абруен Рассохин Алексей һәм Сабиров Ильназ кадетлар яклый. Аларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International