«Спорт һәркайсыбызда» ачык ишекләр көне

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

17 августта «Саба-Арена» спорт мәктәбендә «Спорт һәркайсыбызда» ачык ишекләр көне узды. Ләйсән Зарипова иртәнге зарядканы үткәрде. Бу зарядка гына түгел, бу чын күңел күтәренкелеге һәм көне буе яхшы кәеф заряды иде! Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды, энергия белән тулыланды һәм үзләрен бик яхшы хис итте! Мәктәп спортчылары Рияна Имамиева белән Сумая Нәҗметдинова искиткеч матур концерт номерлары белән сәламләделәр. Зур залда спортчылар тренерлары белән бергә бадминтон, өстәл теннисы, фехтование һәм шахмат буенча техник күнекмәләрен күрсәттеләр. Балаларга бадминтон, өстәл теннисы, фехтование, шахмат традицияләрен тарту, «Саба-Арена» спорт мәктәбенең заманча спорт корылмасы белән танышу, шулай ук балалар спортын популярлаштыру максатында УСК буенча экскурсия үткәрелде. Мәктәп эшен тәкъдир иттеләр, спорт төрләре буенча федераль стандарт белән таныштырдылар. Чара барышында балалар һәм ата-аналар көч сынаштылар, күңелле эстафеталарда тапкырлык һәм җитезлек күрсәттеләр. Спорт эстафетасы күңелле һәм дәртле үтте. Командалар спорт осталыгын күрсәттеләр, шулай ук күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар. Ачык ишекләр көне спорт төрләре буенча югары квалификацияле категорияле тренер-укытучыларның мастер-класслары белән тәмамланды. Барыгызны безнең базада көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International