«Дуслык» агитбригадарасы

2025 елның 15 августы, җомга

4 август көнне Олы Нырты, Килдебәк мәдәният йорты, Язлы Арташ, Олы Арташ, Чабья Чурчи авыл клублары берлектә,«Дуслык»  агитбригадарасы белән," Нырты" күмәк хуҗалыгы басуларында эшләүче ,кыр  батырлары   алдында  чыгыш ясадылар. Көнне- төнгә ялгап эшләүче  комбайнчылар  һәм  аларның ярдәмчеләренең, җыелган икмәкне амбарга ташып урнаштыручы шоферларның    төшке  ашка  туктаган  вакыты иде. Агитбригада  членнары,   игенчелэребезгэ,  берсеннән- берсе  матур  җырларын  буләк  иттеләр, матур шигырь юллары аша изге теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International