13 нче август көнне Явлаштау урта мәктәбе укучылары өчен авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Без «Юк!» дип әйтәбез» дигән темага мәгълүмати сәгать уздырды. Алар балаларга бик үтемле итеп, наркотикларның кеше организмына ничек тәэсир итүе, сәламәтлекне ничек какшатуы турында сөйләделәр. Соңыннан шул темага стенгазета чыгарылды. Иң актив балалар билгеләнде, бүләкләр бирелде.