Саба муниципаль районының пляж волейболы буенча Чемпионатының район этабы тәмамланды

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

12 августта Байлар Сабасында 2025 елгы сезон ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уеннары тәмамланды.

Бүләкләүдә Саба муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Рамазанов Эльмир Дамир улы һәм Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кави улы катнашты.

Уеннар нәтиҗәләре буенча ир-атлар командалары арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын-Симет 
2 урын-Шәмәрдән
3 урын-Юлбат

Хатын-кызлар командалары арасында нәтиҗәләр:

1 урын - Яшьләр 
2 урын — Компот
3 урын - Икшермә

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм киләсе сезонда уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International