6 августта "Кояшкай" сәламәтләндерү лагеренда "Оста Саба" сменасында дәрәҗәле кунаклар: Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов һәм республиканың Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, район башлыгы Рәис Миннеханов булдылар. Әлеге очрашу лагерь өчен мөһим вакыйгага әверелде һәм республика җитәкчелегенең балалар ялын һәм үсешен оештыруга игътибарын күрсәтте. Кунаклар балалар һәм яшүсмерләрне һәрьяклап үстерүгә юнәлдерелгән "Оста Саба" сменасының бай программасы белән таныштылар. Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары үткәргән мастер-класслар белән танышуга аерым игътибар бирелде.