"Тарих шәхесләрдә" - түгәрәк өстәл

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Саба туган якны өйрәнү музеенда клуб берләшмәсенә йөрүчеләрнең  чираттагы утырышы узды. Әлеге очрашуның темасы Ишан Хәзрәт шәхесенә багышланды. Бүгенге көндә Казанчы-Бигеней авылы зиратында киләчәк буын өчен тарихи мирас булып торучы Ишанның гаилә төрбәсе саклана. Ул ислам дине нигезләрен тирәнтен белүче, шулай ук үләннәр белән дә дәвалаучы, могҗиза тудыручы  кеше буларак үзен танытты. Хәзрәтнең  даны тирә-якка бик тиз таралган, авыл халкы да аны хөрмәт  белән искә ала. Очрашу барышында Ишан Хәзрәтнең кабере янында төшерелгән  видеосюжет каралды, әңгәмә оештырылды, катнашучылар тәэсирләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International