«Яхшы кәеф дулкынында» урам концерты булды

2025 елның 3 августы, якшәмбе

3 августта Иске Мичән мәдәният йорты каршында "Татарстанда җәй" проекты кысаларында «Яхшы кәеф дулкынында " исемле чираттагы ачык һавада урам концерты булды. Концертта Кызыл Мишә, Тимершык, Иске Мичән, Эзмә, Югары Симет авыл мәдәният йортлары һәм Түбән Симет, Пүкәл, Өтернәс, Кибәче авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнашты. Алар тамашачыларга күңел җырлары һәм матур кәеф бүләк иттеләр! Ә тамашачылар аларны көчле алкышлар белән алкышладылар, артистларга рәхмәт белдерделәр. Концерт бер сулышта узды һәм барлык катнашучыларга җәйге якты хисләр бүләк итте!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International