«Аҗаган»: ныклыкны һәм команда рухын тикшерү!

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

«Оста-Саба» сәламәтләндерү лагеренда онытылмаслык «Аҗаган»хәрби-спорт уены узды! Балалар сынау үттеләр һәм команда белән  эшләделәр. Бер көнгә алар чын солдатка әверелделәр, үзләрен сапер, снайпер һәм разведчик ролендә сынап карадылар. Катлаулы шифрограммаларны чиштеләр, каршылыклар полосасын үттеләр, җырлап марш атладылар, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнделәр, үзләренең зирәклекләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Һәм уенның кульминациясе флаг табылу булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International