Китапханәгә экскурсия

2025 елның 15 июле, сишәмбе

Бүген МБМБУ Саба 1нче "Шатлык" балалар бакчасның  зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  А.Кәримуллин исеменәге  район үзәк китапханәсенә экскурсиягә бардылар.    Китапханә хезмәткәрләре балаларны ачык йөз белән каршы алдылар һәм бүгенге дөньяда китапханәнең роле, китапның әһәмияте, китапханәче һөнәре турында сөйләделәр. Яшь кунакларга китапханәдә үз-үзеңне тоту һәм китаптан куллану кагыйдәләре турында искәрттеләр, китаплар белән сак эш итәргә кирәклеген аңлаттылар. Балалар зур һәм кечкенә форматтагы китапларны, балалар журналларын, кызыксынып карадылар. Очрашу ахырында  китапханә хезмәткәрләре балалар белән шәм ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International