Безнең картингистларның нәтиҗәләре

2025 елның 15 июле, сишәмбе

2025 елның 11 июленнән 13 июленә кадәр Алабуга шәһәрендә картинг буенча ярышлар узды: Татарстан Республикасы Кубогы һәм Беренчелеге, команда зачетында «Алабуга муниципаль районы башлыгы» Кубогы.

Саба муниципаль районының «Олимп» урта мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яхшы әзерлек күрсәтеп, призлы урыннар алдылар.

 ТР Беренчелегендә: - «Стриж»классында Рәсим Йосыпҗанов 2 урынны алды  ;

- «125-А» классында Насыйбуллин Данис 2 нче урынны алды  ;

 - «Пилот» классында Насыйбуллин Данис 1 урынны яулады.

ТР Кубогында: - «125-Б» классында Йосыпҗанов Рәмзил 3 нче урынны алды;

 «Торнадо-1» командасы (Шаһиев Фидан, Насыйбуллин Данис, Йосыпҗанов Рәмзил) 3 урынны яулады.Молодцы! Балаларыбызны һәм аларның тренер-укытучыларын котлыйбыз: Насыйбуллин И.Т., Исрафилов Р. Г. һәм механик Йосыпов Азат.Сәламәтлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International