2 июльдә өстәл теннисы бүлеге спортчылары Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Экскурсия программасы дәвамында балалар уңайлылыклар тудырылган шартларда булдылар. Планлаштырылган программа барысына да ошады. Балалар Кол Шәриф мәчетендә булдылар, кинотеатрда яхшы фильм карадылар. Ә Татарстанның табигый тарих музеен балалар сокланып карадылар. *Музей экспозициясе Җир планетасының геологик үсеше тарихына багышланган, планета барлыкка килгәннән алып кеше барлыкка килгәнче вакыт аралыгын колачлый. Экспонатлар арасында - минераллар коллекциясе, метеоритлар нөсхәләре, хәрәкәттә пычрак вулкан моделе, динозаврлар скелеты, йонлы мөгезборын, мәгарә аюы һәм башка хайваннар.!! Бу музей шулкадәр мавыктыргыч, танып-белү сәләтенә ия, балаларның хәтерендә озакка уелып калачак. “Саба-Арена” спорт мәктәбе җитәкчелегенә Казан шәһәренең күркәм, истәлекле урыннарын карарга мөмкинлек биргән өчен, укучыларыбызның онытылмаслык тәэсирләре, хис-кичерешләре өчен рәхмәт белдерәбез.