Укучыларның җәйге каникулы күңелле һәм файдалы үтә.

2025 елның 20 июне, җомга

Ел саен районыбыз мәктәпләрендә укучылар җәйге каникул вакытында эшкә урнашып, төрле өлкәдә хезмәт куялар. Эшкә урнашу вакытлыча булса да, ул үз акчаңны эшләп алырга, шулай ук гаиләңә матди ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Яшүсмерләргә эшләп карарга мөмкинлек биреп, без аларга белгечлек сайларга ярдәм итәбез, эшләп тапкан акчаның кадерен белергә өйрәтәбез. Быел җәй айларында районыбыз предприятиеләре, оешмалары, шәхси эшмәкәрләре тарафыннан 750 эш урыны булдырылды: халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 544 балигъ булмаган укучыны вакытлыча эшкә урнаштыру хезмәте күрсәтә, ә 206 укучы үзмәшгуль булып рәсмиләштереләчәк. Укучылар сәркатип, тәрбияче ярдәмчесе, китапханәче ярдәмчесе, торак пунктларны төзекләндерү буенча эшче һәм төрле эш башкаручы кебек һөнәрләр буенча эшкә урнашалар. Алар җыештыру, чәчәкләр һәм куаклар утырту, чәчәк түтәлләре бизәү белән шөгыльләнәләр, җәйге мәктәп яны лагерьларында остазларга булышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International