Бирнә җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе. Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Ә өй хуҗалары , үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар.
Безнең Лесхоз бистәсендә Сабантуй быел 8 июньдә узачак. Шуңа күрә 1 июньдә, Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, төрле оешма хезмәткәрләре белән берлектә бирнә җыю оештырдылар
Матур милли костюмнарда гармун, җыр-биюләр белән мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар бистә буйлап йөрделәр һәм барысын да Сабантуйда катнашырга чакырдылар. Хуҗалар аларны кадерле кунаклар буларак каршы алды, яхшы теләкләр белән бүләкләр тапшырдылар, ә балаларга тәм-томнар әзерләделәр. Кайбер авылдашларыбыз бирнә җыючыларны мул өстәл, милли камыр ризыклары һәм самовардан чәй белән көтте. Чара бик күңелле узды, катнашучылар канәгать калдылар һәм зур заряд алдылар. Барлык катнашучыларга һәм бистә халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез.