01 июнь көнне Сабабаш авылында Авыл көненә «Сөлге җыю» йоласы үтте. Кешеләр бу вакыйганы түземсезлек белән көтәләр. Гармун көе тавышына өйләрдән кешеләр чыгып башка катнашучылар белән бергә бииләр,җырлыйлар.
Йоланың атрибуты- колга, аллы-гөлле яулыклар, сөлгеләр, тастымаллар белән бизәлгән, ә чиләкләр өй йомыркалары белән тулган,һәм һәр йортта балаларга тәм-томнар өләшәләр. Бүләкләр белән бергә һәр кеше үзенең җылы теләкләрен җиткерделәр, илләребез тыныч булуын, мул уңыш, иминлек, уңышлар теләделәр .