18 май көнне Сулә авыл мәдәният йорты, Корсабаш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, үзешчән артистлар белән берлектә, Явлаштау мәдәният йортында "Кайнана" (комедия) спектаклен куйдылар. Комедиянең вакыйгалары гади гаиләдә бара, нигезендә көнкүреш темасына гаилә конфликты ята. Ул безнең заман өчен бик актуаль. Артистларның якты һәм оста уйнавы, шулай ук геройлар образларында мавыктыргыч матур табышлары булган спектакль алкышлар һәм залның соклануын уятт