«Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

27 майда Лесхоз мәдәният йортында Балтач районының Чепья урта мәктәбенең 2 класс укучылары «Тылсымлы кыңгырау»туристик маршруты буенча булдылар. Балаларны Ябалак белән Убырлы карчык үзләренең биремнәре һәм уеннары белән каршы алды. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгыраулар гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды. Туристлык маршруты мастер-класс белән тәмамланды, анда алар бик теләп муенсалардан беләзекләр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International