Ел саен 21 майда «Халыкара чәй көне» билгеләп үтелә. Бүген Олыяз “Чәчкә” балалар бакчасында әлеге көнгә багышланган тематик сәгать узды. Балалар чәй традицияләре тарихын зур кызыксыну белән тыңладылар, чәй һәм чәй эчү кагыйдәләре белән таныштылар, чәйгә сала торган дару үләннәре турында белделәр. Нинди чәйләр булуын, кибеткә нинди банкаларда һәм төргәкләрдә китерелүен кызыксынып карадылар, "Өстәл бизәү" дә шөгыльләнделәр, тәмле хуш исле чәй пешерү серләренә төшенделәр. Әлеге сәгать тәмле чәй эчү белән тәмамланды.