Мичән авыл җирлеге Мичән төп мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме

2025 елның 24 мае, шимбә

24 май көнне Мичән төп мәктәбендә 4 нче һәм 9 сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды. Аларның бу истәлекле көннәренә почта бүлеге җитәкчесе Загидуллин Рафиль Рафаэль улы, РОО дан методист Луиза Мәҗит кызы, Мичән авылы башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы катнаштылар. Бәйрәмне мәктәп директоры Шайхлисламов Булат Фәнит улы башлап җибәрде һәм килгән кунаклар белән таныштырып аларга сүз бирде. Алар укучыларга тормышта үз юлларын табарга, максатка ирешү өчен тырышлык кирәклеген аңлаттылар, укучыларга ак юллар теләделәр.  Быел 9 сыйныфны 5 укучы тәмамлый. Бәйрәмдә укучыларның әти-әниләре дә катнашты. Шулай ук 4 сыйныф укучыларының да башлангыч сыйныф укытучыларына әйтәсе рәхмәт сүзләре бар иде. Бәйрәм оешкан төстә, бик җанлы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International