Юлбат балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан кул эшләре һәм рәсем конкурсы уздырылды. Конкурста әти-әниләр һәм балалар актив катнашты. Һәр катнашучыга грамоталар бирелде. Тынычлык өчен көрәшкән батырларны беркайчанда онытмыйбыз, алар алдында баш иябез.