МБГБУ «Явлаштау урта гомумбелем бирү мәктәбе» башлангыч сыйныфлар укытучысы Хазиева Рәмзия Хәмит кызының 55 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы чара үтте. Бу көн Рәмзия Хәмит кызының – оста педагог, акыллы остаз һәм кече күңелле кеше икәнлеген раслады. Аның юбилеена үзенең укытып чыгарган укучылары, хезмәттәшләре һәм якыннары җыелып, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, мәхәббәте һәм һөнәренә тугрылыгы өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Чара программасы мәктәп һәм район җитәкчелегеннән тантаналы котлаулар, төрле елларда чыгарган укучыларның җылы сүзләре, укучылар һәм хезмәттәшләр катнашында концерт номерлары һәм чәчәкләр тапшыруны үз эченә алды. Рәмзия Хәмит кызы – баш хәреф белән языла торган Укытучы. Аның педагогик стажы, профессиональ белеме һәм балаларга чиксез мәхәббәте иң югары рәхмәткә лаек.
Саба муниципаль районы профсоюз оешмасы вәкиле, мәктәп коллективы һәм бәйрәм кунаклары юбилярга нык сәламәтлек, уңышлы эшчәнлек һәм озын гомер теләделәр.