6 майда район хезмәт коллективларының, авыл җирлекләренең һәм шәхси эшмәкәрләрнең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының зона уеннары тәмамланды.

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

6 майда район хезмәт коллективларының, авыл җирлекләренең һәм шәхси эшмәкәрләрнең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының зона уеннары тәмамланды.

Бүләкләү тантанасын яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы һәм ТР атказанган юристы Закиров Рифат Рафаэль улы үткәрделәр.

Саба зонасында хезмәт коллективлары арасында түбәндәге командалар иң көчлеләр булып танылды:

1 урын-САБА-АРЕНА

2 урын-муниципаллар

3 урын-ОЛИМП-БАССЕЙН

Хезмәт коллективларының хатын-кызлар командалары арасында "иң яхшы уенчы" номинациясендә: Закирова Гөлназ САБА-АРЕНА командасы

Хуҗина Гөлчәчәк  МУНИЦИПАЛЛАР командасы

Смирнова Карина ОЛИМП-БАССЕЙН командасы

Сөнгатуллина Зәринә ГИМНАЗИЯ командасы

Авыл җирлекләре арасындагы уеннарга йомгаклар:

1 урын-Шәмәрдән авыл җирлеге

2 урын-Сатыш авыл җирлеге

3 урын-Икшермә авыл җирлеге

Авыл җирлекләрендәге хатын-кызлар командалары арасында "иң яхшы уенчы" номинациясендә: Шәйхетдинова Алина Шәмәрдән авыл җирлеге командасы

Нәҗипова Айзилә Сатыш авыл җирлеге командасы

Сабирҗанова Миләүшә Икшермә авыл җирлеге командасы

Ибраһимова Чулпан Тимершык авыл җирлеге командасы

Җиңүче командаларга мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр бирелде. Барлык спортчыларны ярышларда югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Район этабында уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International