Татар авылларында Яз һәрвакыт матур гореф-гадәтләр белән тулыланган.

2025 елның 1 мае, пәнҗешәмбе

1.05.2025 елда Яңа Мичән клубы, Иске Мичән мәдәният йорты һәм Креннин авыл клубы хезмәткәрләре бу йоланы яңартырга карар кылдылар. Хезмәткәрләр балалар белән бергә авылдашларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, иминлек, тыныч күк йөзе теләделәр. Ә хуҗалар һәм хуҗабикәләр балалар өчен тәм-том, коймак һәм буялган йомырка әзерләделәр. Кайбер хуҗалыкларда балаларны гармун, җыр, тәмлүшкәләр белән каршы алдылар. Балалар ару талуны белми һәр йортка кереп авылдашлары белән аралаштылар. Татар халкының кунакчыллыгы, балаларны зурлавы һәрбер гаиләдә сизелеп тора иде. Балалар да, өлкәннәр дә, авыл халкы да бик канәгать калдылар. Шушы эшне оештырган мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да эшләрендә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International