2025 елның 2-3 маенда Пермь шәһәренең "Прикамье" спорт комплексында "Хәтер" дартс буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Ярышларда Чиләбе, Свердловск, Тверь өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан, Мәскәү, Пермь шәһәрләреннән, Чуваш һәм Удмуртия Республикаларыннан командалар катнашты.
Ир-атлар арасында команда ярышында ТР командасы составында Камил Вәлиуллин мактаулы 3 урынны яулады.
Якташларыбызны котлыйбыз һәм алар белән горурланабыз, яңа спорт казанышлары телибез!