Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 4 май көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Георгий тасмасы» Бөтенроссия патриотик акциясе үткәрделәр. Акциядә авыл халкы катнашты. "Георгий тасмасы" акциясе - узган буыннан бүгенгегә эстафета ул. Халык хәтере эстафетасы, ата-бабаларыбызның, бабаларыбызның батырлыкларына хөрмәт, үз җиребезне, халкыбызны, телебезне, исемебезне сакларга әзерлек эстафетасы. Акциядә катнашучылар Георгий тасмасы төсләренең тирән символик мәгънәгә ия булуын белделәр - бу дары һәм ут төсләре, Җиңү, батырлык һәм каһарманлык, ветераннарның истәлеге һәм хөрмәте символы.
Әлеге акциядә һәр кеше горурлык хисе белән катнашты.