Татарстан Республикасы Бадминтон өметләренең икенче туры - 2025

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

2025 елның 26 - 27 апрелендә Казан Бадминтон үзәгендә 2025 Татарстан Республикасы Бадминтон өметләренең икенче туры узды. Ярышларга республикабыздан 200ләп спортчы җыелды. 2 этап нәтиҗәләре буенча Саба районы бадминтончылары түбәндәге категорияләрдә чемпионнар һәм призерлар булдылар: 2013 - 2014ггр: 2 урын - Сафина Элина (1 дивизион); 3 урын - Идрисов Нияз (1 дивизион); 3 урын - Сафиуллин Рөстәм (1 дивизион); 1 урын - Идрисов Нияз - Сафина Элина; 1 урын - Сафина Элина - Фәйзуллина Ник (Чаллы); 2 урын - Идрисов Нияз - Рәхимов Адель; 2 урын - Хәбибуллина Наргиза - Сафина Наргиза (Казан); 2015гр һәм кечерәк: 3 урын - Сафин Зиннәтулла - Хузин Илдан. Барлык катнашучыларны, тренерларны, ата-аналарны балаларыбызның уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International