Апрель Олы Арташ мәктәбендә

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

«Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе» коллективы өчен апрель – вакыйгаларга иң бай уку елы айларының берсе.

Мәктәп «Җиңүгә 80 адым» проектын гамәлгә ашыру буенча актив эш алып бара. Видеофильмнар карау, акцияләрдә, конкурсларда катнашу, чыгышлар – укучылар бик теләп катнаша торган эшләрнең тулы исемлеге түгел. Мәктәп укучылары «Тимур» хәрәкәтендә актив катнашалар: ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә йорт яны территориясен җыештыруда ярдәм итәләр.

21 апрель көнне 2024 елда СВО зонасында һәлак булган мәктәбебезне тәмамлаган Галимҗанов Илфар истәлегенә күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә сугышчының шәхси әйберләре тәкъдим ителде. Укучысы турында сыйныф җитәкчесе Сафиева Р.Х. һәм татар теле укытучысы Шиһабиева Ф. А. сөйләделәр. Алар аның актив тормыш позициясе, укуга яхшы мөнәсәбәте, ярдәмчеллеге турында җылы сүзләр әйттеләр.

6-9 сыйныф укучыларың һөнәри юнәлешне арттыру максатында Иске Икшермә авылында ТР янгын сүндерү хезмәтенең аерым посты бүлекчәсе командиры белән очрашу оештырылды, янгын сүндерүче һөнәре, аңа карата таләпләр, яшь кешенең постка эшкә урнашканда нәрсә эшли белергә тиешлеге турында белделәр. 23 апрельдә укучылар ЭПУ «Сабагаз»да, «Олимп» реклама агентлыгында, матурлык салонында булдылар һәм урыннарда һөнәрләрнең нечкәлекләре, аларга карата таләпләр белән таныштылар.

Ел саен 26 апрельдә мәктәптә шигырь бәйрәме үткәрелә. Агымдагы ел да аермалы булмады. Г.Тукайның шигырьләре, җырлары укучылар башкаруында яңгырады.

21-26 апрель көннәрендә мәктәптә Язгы психология атналыгы булып узды. Класс җитәкчеләре укучылар белән кызыклы, ә иң мөһиме, файдалы дәресләр үткәрде. "Позитив үсеш», «Безнең тормышта аралашу», «Бу дөнья нинди матур, кара!", "Түгәрәк киңрәк!" - бу һәм башка дәресләр укучыларның эмоциональ халәтен яхшыртуга юнәлдерелгән иде.

19 апрель көнне Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбендә 2012 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Фәләхов Рифат Мәүлит улы истәлегенә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Көрәш» буенча ачык турнир узды. Турнирда Саба һәм Теләче районнарыннан 50 дән артык көрәшче катнашты.

"Өмет" драма түгәрәгендә катнашучылар "Сәйяр" республика балалар-яшүсмерләр театрлары фестиваленең район турында җиңүчеләр булдылар (җитәкчесе Вәлиева Э.М.), ә 28 апрельдә зона турында катнашалар. Аларга уңышлар һәм җиңүләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International