«Геройлар-безнең якташлар»

2025 елның 27 апреле, якшәмбе

Явлаштау авыл китапханәсендә ел саен үткәрелә торган «Библиотөн» Бөтенроссия акциясе узды. Быелгы тема - «Үз геройларың". Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган туган якны өйрәнү сәгате «Геройлар-безнең якташлар» китап – иллюстратив күргәзмәсе фонында узды. Чара танып- белү чарасы булды, чарада катнашучыларның барысы да үз геройлары өчен горурлык хисе кичерде, чөнки нәкъ менә шундый фидакарь кешеләр ярдәмендә Советлар Союзы Бөек Ватан сугышында җиңүгә иреште. Әңгәмә барышында балалар геройларның биографиясеннән һәм сугышчан казанышларыннан кызыклы фактлар белделәр. Безнең фронтовик якташларыбыз бик  каты сугышларда катнаштылар, фашист илбасарларына каршы батырларча сугыштылар. Укучыларга үзләренең туганнары – Бөек Ватан сугышы геройлары турында «Алар җиңү белән кайттылар» китабында мәгълүмат эзләргә һәм аны акциядә катнашучылар белән уртаклашырга тәкъдим ителде. Чара азагында балалар тынычлык символлары – кәгазь күгәрченнәр ясадылар.
Акция кысаларындагы патриотик чаралар барлык катнашучыларга тарихка кагылырга, үз илебез өчен горурланырга һәм халкыбызның каһарманлыгы турындагы хәтерне саклауның мөһимлеген тоярга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International