“Сандугачтай монлы Тукай теле”

2025 елның 27 апреле, якшәмбе

Бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан “Тукай” паркында “Сандугачтай моңлы Тукай теле” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Чара башында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы матур теләкләрен җиткерде, Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды.  Бәйрәм Сабаның балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар чыгышлары белән башланып китте. Китапханә каршында эшләп килүче клуб берләшмәләренә йөрүче китап укучыларыбыз, үзләре иҗат иткән шигырләрен сөйләде. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидәил улы матур бәйрәм чарасы белән котлады, теләкләр белән уртаклашты. Чара “Туган тел” җырын башкарып тәмамланды. Чараны оештыруда үз өлешләрен керткән Саба район мәдәният йорты хезмәткәрләре Илназ Мусин, Айнур Габдулхаков, Алмаз Батырхановларга рәхмәтебезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International