Һөнәри юнәлеш буенча очрашу

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

Тимершык урта мәктәбендә Саба муниципаль районы администрациясенең авыл хуҗалыгы бүлеге белгече Нигъмәтҗанова Гөлназ Равил кызы белән һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу узды. Әлеге чараның төп максаты укучыларны авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән таныштыру иде. Гөлназ Равил кызы авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлеге, юнәлешләре турында сөйләде, шулай ук ирешелгән максатлар һәм киләчәккә перспективалар белән таныштырды. Очрашуда укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International