«Кош серләре» экологик сәгать

2025 елның 20 апреле, якшәмбе

Олы Нырты авыл китапханәсендә «Кош серләре» экологик сәгать үткәрелде. Чара барышында китапханәче канатлы дуслар, кышлаучы һәм күчмә кошлар турында сөйләде, кошлар тормышыннан кызыклы мизгелләр белән уртаклашты. Балалар кошларның файдасы, кешенең аларга карата сакчыл мөнәсәбәте турында  белделәр. Кошлар тормышы турында күбрәк белү һәм кайбер кош серләрен ачу өчен балалар кошларның фотоларын карадылар, аларны төркемнәргә бүлделәр, кошлар һәм аларның гадәтләре турында табышмакларны чиштеләр, «шундый төрле кошлар» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, төрле кошларның тавышларын тыңладылар, стена газеталарыннан кошлар турында кызыклы фактлар белән таныштылар, дөньяның төрле почмакларындагы кошларның тормышы турында видео карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International