12 апрель-Космонавтика көне

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Әлеге истәлекле дата уңаеннан "Курсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат»ында мавыктыргыч «Төз атучы" чарасы узды. Уенның оештыручысы - «Ракетамодельләштерү " түгәрәге җитәкчесе Шәймурзин Илнур Корбан улы булды. Уен өч этапта үтте: өй эше, төгәллеккә ату һәм ераклыкка ату. Интернат-мәктәп укучылары иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тырышып, чарада зур активлык белән катнаштылар. Уен азагында барлык катнашучылар да медальләр, грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. Чараның иганәчеләре: Саба «проект остаханәсе», Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Айдар Хәнифулла улына, ҖЧҖ «Курсабаш» директоры Җиһаншин Ирек Сәетша улына һәм Курсабаш авылының ИП «Лилия» сатучысы Төхвәтуллина Валентинага аерым рәхмәт әйтәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International