МББУ «Эзмә Саф чишмә” балалар бакчасында юл куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында зурлар төркемендә “Юлда имин йөрик” дип исемләнгән ачык чара үткәрелде. Чарага Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районындагы профилактика бүлеге башлыгы Ягафарова Г.Н. әм Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге инспекторы Насыбуллин И.Д. чакырылган иде.
Балалар уен формасында транспорт төрләрен, юл кичү кагыйдәләрен кабатладылар, светофор сигналларының, юл билгеләренең мәгънәсен искә төшерделәр, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беркеттеләр. Бергәләп оештырылган эшчәнлек барышында балалар урамнарда һәм юлларда үз – үзеңне дөрес һәм дисциплиналы тотуның гомерлеккә кирәк булачак фән икәнен үзләштерделәр!