Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында ФАП фельдшерлары авыл китапханәләрендә, мәдәният йортларында балалар белән очрашу оештырдылар, ФАП территориясендә «Сәламәтлек – һәр заманга байлык»сәламәтлек сәгате үткәрделәр.
Сәламәтлек – кешедә булган иң кыйммәтле әйбер, ул теләсә нинди байлыктан да кадерлерәк. Балалар белән сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәтләре, аның һәр кеше тормышындагы роле, сәламәт туклану һәм үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең шифалы үзлекләре турында сөйләштеләр. Балалар физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлек өчен бик файдалы булуын белделәр. Алар үзләренең белемнәре, көн тәртибе белән уртаклаштылар, сәламәтлеккә кагылышлы бөтен нәрсә турында сөйләштеләр.