Халыкара әхлак көне

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

5 апрель - бөтен дөньяда Халыкара әхлак көне билгеләп үтелә. Бу бөтен кешелекнең игътибары әхлакый принциплар һәм этиканың мөһим мәсьәләләренә җәлеп ителә торган көн. Шул уңайдан Лесхоз мәдәният йортында «әхлакның алтын кагыйдәсе»дип исемләнгән әхлак сәгате узды. Әлеге чара балаларга әхлакый принципларның һәм шәхси җаваплылыкның мөһимлеген аңлау өчен менә дигән мөмкинлек булды. Чарада укучылар презентацияне карадылар, шулай ук әхлак турындагы белемнәрне кулланырга кирәк булган төрле ситуацияләр дә уйнатылды. Чарада күтәрелгән тагын бер тема-буллинг. Балалар белән бергә буллингның төрләрен, аның сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен тикшерделәр. Чара барышында балалар әхлак җәмгыятьтә сәламәт һәм гармонияле мөнәсәбәтләр өчен нигез булып тора дигән нәтиҗә ясадылар. Бу конфликтларны хәл итәргә, кешеләр арасында ышаныч һәм хөрмәт булдырырга ярдәм итә торган сыйфатлар. Чара әхлак турында хикмәтле сүзләр уку белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International