«Тәрәзә төбендәге бакча» төрле яшьтәге балалар өчен

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Без «Милэшкэй» Олы Нырты балалар бакчасы төркеменең төрле яшьтәге балалары белән «Тәрәзә төбендәге бакча» проектында катнашабыз. Проектның нигезендә дөрес туклану аша сәламәтлекне саклау ята. Баланың сәламәтлеге - киләчәк буынның сәламәтлеге ул. Бу проект яшелчәләр, аларда булган витаминнар һәм минераль матдәләр, аларның кеше организмына тәэсире, сәламәтлекне саклаудагы әһәмиятләренә нигезләнә. Проект өстендә эшләү яшелчәләр турында булган белемнәрне системалаштыру һәм яңа белемнәр алуга юнәлгән. Проект аша бала үзенең сәламәтлеген саклау өчен дөрес тукланырга  кирәк булуын анык аңлый.  Проект тәрбиячеләрне, балаларны,  әти-әниләрне иҗади эштә берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International