«Кошларга ярдәм итәбез»

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

Олы Кибәче «Күбәләк» балалар бакчасында 1 апрель - Халыкара кошлар көне уңаеннан «Кошларга ярдәм итәбез» дип исемләнгән акция уздырылды. Бакчада тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән берлектә сыерчык оялары ясап алып килделәр. Алардан  күргәзмә оештырылды. Ясалган ояларны урнаштырырга өлкәннәр ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International