«Геройлар исән,аларны хәтерләгәндә»

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Бөтенхалык шигърият көне, Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында Мамалай авыл клубында Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә балалар өчен «Геройлар исән,аларны хәтерләгәндә»дигән шигъри сәгать үткәрелде.Фронт буыны поэзиясе иң якты һәм әһәмиятле әдәби күренешләрнең берсенә әверелә. Хәрби форма киеп, Ф.Кәрим, М. Җәлил һәм башкалар үз әсәрләрен иҗат итә. Аларның иҗаты фронтта һәм тылда сугышчан рухны күтәрә. Сугышның беренче көненнән алып соңгы көненә кадәр шагыйрьләрнең тавышы тынмый. Чара барышында китапханәче сугыш юлларын үзләре узарга туры килгән язучыларның искиткеч әсәрләре белән таныштырды. Авыл клубы  мөдире Бөек Ватан сугышының шигъри елъязмасын төзегән фронтовик шагыйрьләр турында сөйләде.Балалар сугыш турында шигырьләр һәм җырларны ихлас күңелдән һәм рәхәтләнеп укыдылар. Китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чара азагында шигъриятне яратырга, шигырьләр укырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр, алар тормышыбызны яхшырак итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International